Югары Утар акылга зәгыйф балалар йорты интернатында "Бутерброд әзерләу" серләренә тошенделәр.

2018 елның 7 апреле, шимбә
6 апрель көнне Югары Утар балалар йортында, тәрбияче Шәйхиева Е. балалар белән берлектә “Мөстәкыйль яшәргә өйрәнәм” проекты буенча кухняда бутербродлар ясадылар. Бу чараның максаты: -балаларны мөстәкыйль рәвештә бутербродлар ясарга өйрәту; -балаларны бутербродларның төрләре белән таныштыру; -ризыкларга карата хөрмәт үстерү. Ризыклар бик күп төрле.Сэндвич, бутерброд, пицца – үзенә тартып тора торган тәмле, матур сүзләр. Тәрбияләнүчеләр арасында булган бер малайнын бутерброд ясап карыйсы килде. Безгә бу идея бик ошады һәм бутерброд ясарга булдык. Бутербродны ясау бик күңелле, ләкин шул ук вакытта җаваплы эш. Бутербродны ясаганда без экологик яктан чиста һәм файдалы продуктларны гына кулландык. Бутербродлар тәмле килеп чыкты! Бутербродлар бөтен кешегә дә бик ошады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International