5 апрель 2018 ел, пәнҗешәмбе
«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә хәм балаларга социаль ярдәм күрсэтү бүлеге хезмәткәрләре “Семицветик” дип исемләнгән программа кысаларына таянып, балалар белән дәрес уткәрделәр. Дәрес 3 этапта утте.
1 этапта дәресне психолог алып барды. Дәрес башында балаларны берләштеру максатыннан “Клубок” дигән уен үткәрде. “Спаси птенца”, “Ладушки” дигән уеннар белән дәресне дәвам итте. Ә дәрес ахырында балалар “Минем хәзерге вакыттагы кәефем” дигән темага рәсем ясадылар.
2 этапта педагог балаларны геометрик фигуралар белән таныштыруын дәвам итте, төсләр турында белемнәрен ныгыту максатыннан балалар шакмаклардан өй төзеделәр. Әзер өйләрне бүре хәм дуңгызлар ярдәмендә бәяләделәр, барысыда тырышкан хәм жиренә житкереп эшләгэн, дип бәя бирелде.
3 этапта әти-әнилэр белән үз баларын ишетэ, анлый белу максатыннан “Безнең балалар торле” темасына группалы эш уткәрелде.