“Тукай иленә сәяхәт...”

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

       Апрель ае керү белән без бөек әдип, шагыйрь, куренекле тел галиме, милләттәшебез Габдулла Тукайны искә алабыз. Без һәрберебез Тукай әкиятләрендәге геройларга сокланып, алар өчен борчылып үскән буын.

       3 апрель көнне “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш” та  яшәүче социаль хезмәтләрдән файдаланучы яшьләр Тубән Кама шәһәрендә урнашкан Габдулла Тукай исемендәге паркта сәяхәт кылып кайттылар. Парк, чынлап та, милли, татар рухында төзелгән, нәкъ авылдагыча. Шагыйрьгә һәйкәл я бюст кую белән генә чикләнмәгәннәр, бөтен паркны башыннан азагына кадәр Тукай иҗатына багышлаганнар. Кеше буе итеп эшләнгән галиҗәнап китапка Тукайның биографиясе һәм иҗаты турында язылган. Алга таба безне Тукай тудырган геройлар – кәҗә белән сарык, су анасы белән тарак урлаучы малай, шүрәле белән Батыр атлы егет һәм башкалар каршы ала. Таш сыннар янында таш китап – китапка шигырьнең эчтәлеге һәм иң истә калырлык дүрт юллыгы язылган..

      Сәяхәтне оештыручы социаль педагог Сираева А.Р. Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында күп кенә кызыклы мәгълүмат җиткерде. Шагыйрьнең үзе турында язып калдырган “Исемдә калганнар” әсәрен хәтердә яңартты. Һәм, әлбәттә инде, әсәрләрендәге геройлар турында әңгәмә оештырды. Кошлар сайравын тыңлап, язгы гөрләвекләргә карап сокланып, язгы кояш нурларында назланып паркта рәхәтләнеп ял итеп кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International