Балалар һәм яшүсмерләр арасында караучысызлыкны кисәтү эше кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова 10-нчы номерлы социаль участокта 7-11 яшьлек социаль хезмәттә торган балалар өчен «Язгы чорда бозда куркынычсызлык кагыйдәләре» темасына дәрес үткәрде. Максат: язгы чорда бозда куркынычсызлык кагыйдәләре, боз астына киткән кешене чыгаргач, беренче ярдәм күрсәтү методикасы белән таныштыру.
Дәрес башында белгеч балаларга яз турында табышмаклар әйтте, ни өчен яз көне бозга чыгарга ярамый, боз астына киткән кешегә ничек ярдәм итәргә була кебек сораулар бирде. Җавапларны тыңлаганнан сон белгеч язгы су китүе турында, су басу куркынычы булган урыннарның кайда булуын, бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен сөйләп үтте.
Шуннан соң катнашучыларга «Мөмкин яисә ярамый» дигән күнегү тәкъдим ителде, бу уен барышында бирелгән сорауларга дәрес җавап табарга кирәк иде.
Дәресләр ахырында белгеч балаларга үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген тагын бер кат искәртеп китте.