Урман - ул энергия чыганагы, урман – ул кислород, җиләк-җимеш, чикләвек, гөмбә. Урманнан башка җирдә тормыш юк. Урман тормышы белэн кызыксыну булмаса, аның матурлыгы да булмаячак, аны саклау да уңышлы булмаячак.
03.04.18 г «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Дәүләтшина. Н.И. мәктәп яшендәге балалар белән «урман сукмагы буйлап” дигән экологик викторина үткәрде.
Дәрес әзерләүгә юнәлдерелгән максат: балаларның табигать турында белемен үстерү; сүзләр байлыгын арттыру;табигатькә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләргә.
Дәрес вакытында балалар картинкалар белән эшләделәр; конкурсларда катнаштылар: «Яшел дус», «Белдерү буенча бел», «Урман концерты», «Кем кем иде балачакта?», «Алты аяклылар», «Канатлылар»; «Рәсемне җый», «Оча-очмый» уеннарын уйнадылар.
Балалар сынауларны зур кызыксыну белән үттеләр, яхшы белеемнәрен күрсәттеләр.