Театраль күренеш
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 30нчы февральдә Балалар бию мәктәбе укучылары “И юнь” исемле кытай әкияте буенча спектакль күрсәттеләр. 38 инвалид бала һәм аларның ата-аналары серле атмосферада булдылар, һәр кечкенә артистны алкышлар белән каршы алдылар, дуслары белән аралаштылар.