Югары Утра акылга зәгыйфь балалар йорты-интернаты “Шәфкатьлек” бүлегендә “Сәламәтлекне ничек сакларга” гриппка каршы профилактик чара .

2018 елның 30 марты, җомга

 2018 нче елның 28 нче мартында Югары Утра акылга зәгыйфь балалар йортында тәрбияче Абдуллина Роза Әмир кызы һәм педиатр Әхәтова Ләйсән Рашат кызы тарафыннан “Сәламәтлекне ничек сакларга” дип исемләнгән гриппка каршы профилактик чара үткәрелде.

    Чараның максаты – балаларга сәламәтлек турында мәгълүмат бирү, сәламәт яшәүгә омтылыш үстерү.

    Грипп – ул йогышлы авыруларның иң киң таралганы. Вирусларның төрлелеге вакцина уйлап чыгаруны авырлаштыра. Шуңа күрә авыруны булдырмый калу күпкә яхшырак.

Безнең ятимнәр йортында сезонлы авыруларга каршы профилактик чаралар үткәрелә: менюга шиповник кайнатмалары, җиләк-җимеш, яшелчәләр бирелә, ризык составына С витамины кушыла. Ел саен гриппка каршы вакцинация үткәрелә.

Әлеге чарада да безнең балалар сәламәтлек һәм аны ныгыту турында белемнәрен арттырдылар. Шулай ук сарымсак һәм суганның да грипптан саклану чарасы икәнен белделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International