29 март көнне "Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар йортында" яшәүчеләр өчен Мамадыш шәһәренә экскурсия оештырылды."Туган якны өйрәнү" музеенда булдылар. Шәһәрнең матурлыгына сокланган Лев Николаевич Толстой юкка гына болай дип язмаган бит :"Вы не поверите, что я скорее бы стал жить в Мамадыше, чем в Венеции, Риме, Неаполе". Өлкәннәр һәм инвалидлар шулай ук язгы шәһәрнең матурлыгына сокландылар, Лев Толстой урамы буйлап үттеләр һәм аның бюсты янында булдылар.