Толерант аралашу ысуллары. "Веста" үзәге

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

«Без барыбыз да төрле, әмма бөтенебез бертигез» технологиясе кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова «Толерант аралашу ысуллары» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Бу дәрестә социаль ярдәм күрсәтелүче 28 бала катнашты. Дәреснең максаты: толерант аралашу ысуллары белән таныштыру, төркемдә үзара аңлашу, бердәмлек дәрәҗәсен күтәрү, кешеләрне нинди бар, шундый итеп кабул итәргә кирәклеген аңлату.

 Дәрес башында балалар белән республикабызда яшәүче төрле милләт халкы турында әңгәмә үткәрелде, дәрестә катнашучылар аларның тормышы, гореф-гадәтләре турында  белгәннәрен сөйләделәр, һәрбер милләт кешесенең холкы төрле булуы һәм без аларны нинди бар, шундый итеп кабул итергә кирәклеге ассызыкланды. Шулай ук балалар үзләренең сыйныфташлары, дуслары, якыннарын ни дәрәҗәдә күрсәттеләр, үз-үзләрен тотуда нинди уңай, нинди каршылыклы яклары бар икәнен аңлаттылар.  «Цветик - семицветик» мультфильмы мисалында «толерантлык»ның нинди булырга тиеш икәнен, һәм бу мультфильмны караганнан сон туган уй-кичерешләре белән уртаклаштылар. 

 Дәрес ахырында балалар толерантлык дигән сүзнең төп аңлатмасы башка милләтләр, культураларны кабул итү, аларның яшәешен дөрес аңлау һәм ихтирам итү дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International