Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә төрки –бабаларыбызның онытыла барган изге бәйрәмнәренең берсе – “Нәүрүз” бәйрәме уңаеннан сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен Сарман гимназиясе укытучылар һәм укучылар коллективы бай эчтәлекле матур бәйрәм бүләк иттеләр. Өлкәннәребез матур җырлар, нәфис сүзләр тыңлап хозурландылар, татар кызлары биюен бергәләп биеделәр.