Югары –Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернатында “Нәүрүз” бәйрәм чарасы.

2018 елның 23 марты, җомга

22 нче март көнне Югары –Утар балалар йорты интернатыбыз хезмәткәрләре белән берлектә яз бәйрәме “Нәүрүз” үткәрелде. Бәйрәмдә кайбер балаларның әти-әниләре дә катнашты. Аларга бәйрәмгә килергә ярдәм иткән район Администрацияләренә рәхмәтебезне белдерәбез.

Иртә баштан әз генә буран булса да , бәйрәмгә көн рәтләнде һәм кояш чыкты. Без моңа аеруча сөендек.

Бәйрәм күңел ачу программасы белән башланып китте. Бәйрәмне Нәүрүзбикә белән әкият хайваннары булып киенгән тәрбиячеләр алып бардылар. Балалар бәйрәм геройлары оештырган һәрбер уенда катнашып татлы призлар алдылар, җырлап –биеделәр.

Ачык һавада балалар өчен бәйрәм өстәле әзерләнде, өстәл күрке булып утта пешкән карга боткасы торды. Ботка күп һәм тәмле иде, туйганчы ашалды. Пешекчеләребез ботенебезне кайнар чәй һәм тәмле коймак  белән сыйладылар.Бәйрәмне бер-беребезгз якты теләкләр белән тэмамладык.

Бәйрәм тирән эчтәлекле һәм күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International