“Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре 21 нче март көнне Халыкара Кояш кешеләре көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрделәр. Үзәктә Саба районының кояш балалары һәм аларның әти-әниләре очрашты. Килгән кунаклар бәйрәм концерты карадылар, “Балкыш” үзәгенең һәм “Семицветик” психологик үзәгенең психологлары кызыклы конкурслар оештырдылар. Барлык катнашучыларга да Шавалиев А.А., ҖЧҖ "ФРГ", ИП "Мубаракзянов" күчтәнәчләр өләште. Бәйрәм кунаклары күтәренке кәеф белән таралыштылар.