16 апрель конне «Веста» Үзәгендә эшләүче социаль педагог Лилия Курбатова волонтерлар белән берлектә балаларга патриотик тәрбия бирү максаты белән Бөек Ватан сугышы ветераны янында булып кайттылар. Ленинград блокадасында катнашучы ветеран Дуреева Валентина Сергеевна балаларны дустанә каршы алды. Волонтерлар тәкъдим иткән ярдәмнән баш тартып килгән кунакларны әңгәмә корырга чакырды. Валентина Сергеевна үзенең тормыш юлын, Бөек Ватан сугышында кургән вакыйгаларны сөйләде. Егет һәм кызларыбыз аеруча ветеранның гаилә альбомында тупланган кулъязмалар белән кызыксындылар. Бу альбомда фотографияләр, ветеранның узе язган шигырьләре, Россия Федерациясе һәм Татарстан президентларыннан килгән котлаулар, Валентина Сергеевна турында язылган мәкаләләр тупланган иде.
Балаларның волонтерлык эше белән шөгыльләнүләрен ветеран үзләре үскән вакыттагы тимурчылар эше белән чагыштырды, алар белән булган кызыклы вакыйгаларны балаларга җиткерде.
Очрашу ахырында балалар ветеранга озын гомер, сәламәтлек теләделәр һәм үз куллары белән ясалган чәчәкләр һәм дөнья символы булып торган күгәрчен сынын бүләк иттеләр.
Валентина Сергеева өеннән чыккач балалар совет хәрби хезмәткәре, Бөек Ватан сугышы ветераны, Дан орденының тулы кавалеры Варфоломеев Василий Михайлович яшәгән йортка юнәлделәр. Лилия Ильдусовна балаларга Василий Михайловичның тормыш юлын сойләде, аның фотографияләрен күрсәтте.Хәтта бу йортта инде куп еллар яшәп, Василий Михайлович турында ишетеп белгән кешеләр аның өлкән сержант булуын, 65 яшькә чаклы яшәвен, Дан орденының тулы кавалеры булуын, сугыштан соң эчке эшләр Министрлыгында хезмәт итүен, аннары шофер булып эшләвен сойләделәр. Балалар ул елларның хатирәсен зур кызыксыну белән тыңладылар. Китәр алдыннан йорт каршындагы ветеранга куелган истәлек тактасына чәчәкләр куйдылар.