Яңа Чишмә муниципаль районы «Забота» үзәге өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең хемәткәрләре“Язның мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында “Чиста йорт” акциясен үткәреп 27 Бөек Ватан сугышы ветеранына социаль-көнкүреш ярдәм күрсәттеләр. Шулай ук медицина хезмәткәрләре рациональ туклану, көндәлек физик күнегүләр, зарарлы гадәтләрдән баш тарту ярдәмендә сәламәтлекне саклау һәм аны яхшырту буенча файдалы киңәшләр белән лекция укыдылар.