Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Кайгырту" Яңа Чишмә муниципаль районы “Язның мәрхәмәтлелек атнасы”

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Яңа Чишмәмуниципаль районы “ Забота”  үзәгендә 12 -19 мартында “Язның мәрхәмәтлелек атнасы” #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» үткәрелде.

Шул мәрхәмәтле акция кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре төрле чаралар үткәрделәр.

12 мартта толерантлык хисләре һәм милләтара аралашу кагыйдәләре тәрбияләү максатыннан социаль ярдәм алучы гаиләләр балалары  “Татарстан безнең уртак йортыбыз” дигән тематик дәрестә катнаштылар.

13 мартта “Балага китап бүләк ит” хәйрия акциясе үткәрелде. Бу көнне күпбалалы һәм азкеремле гаиләләр өчен китаплар җыелды.

15 мартта базар мәйданында “ Мәрхәмәтле ярмарка” оештырылды, Яңа Чишмә яшәүчеләреннән кием-салым, аяк киемнәре, уенчыклар җыелып күпбалалы һәм азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга таратылды.

16 мартта социаль ярдәм алучы гаиләләр балалары “Старттинейджер”спорт-савыктыргыч чарада булып, бик теләп, төрле хәрәкәтчән конкурсларда һәм спорт уеннарында катнашты.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International