Район китапханәсенә экскурсия

2018 елның 20 марты, сишәмбе

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре “Язгы игелек атнасы” акциясе кысаларында Саба гимназиясе укучылары белэн китапка, укуга карата кызыксыну,  китапка карата сакчыл караш булдыру, Л.Н. Толстойның иҗатын өйрәнү максатыннан «Әбрар Кәримуллин” исемендәге район китапханәсендә булдылар. Китапханәче Алсу Хәлилова балаларны бөек язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Язучы иҗаты буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Аннары барысы да бергәләп авторның таушалган китапларын төзәттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International