Комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Кайгырту" Яңа Чишмә муниципаль районы

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

2018 елның 16 мартында Татарстан Республикасы президенты Минниханов Рөстәм Нургали улы катнашуында тергезү эшләреннән соң  Казан циркының ачылу тантанасы үткәрелде.

         Бу тантанага Яңа Чишмә муниципаль районыннан 2 кабул итү гаиләсеннән һәм 6 күпбалалы гаиләдән барлыгы 21 бала чакырылды. Яшь тамашачылар алдында«Фиеста» программалары белән Рәсәй Дәүләт циркы артистлары чыгыш ясады. Балалар акробатлар, жонглерлар, гимнастлар, клоуннар, эквилибристлар,  песиләр, аюлар, этләр, казлар һәм үрдәкләрнең мавыктыргыч чыгышларын бик рәхәтләнеп карадылар.

         Шулай ук Татарстан Республикасы президенты Минниханов Рөстәм Нургали улы Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында “Иганәче-2017” конкурсының җиңүчеләрен бүләкләде. Бу чарада  Яңа Чишмә муниципаль  районыннан биш балигъ булмаган балаүстерүче Арслановлар гаиләсе катнашты. Аларга “Бәхетле” компаниясе чыгара торган продукциясен алуга сертификат һәм балаларга йомшак уенчыклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International