Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында “Веста” социаль яклау үзәгендә 16 март конне “Цифрлы базарларны дорес һәм гадел ясыйк” дип аталган семинар утте.

2018 елның 16 марты, җомга

Кон саен диярлек без сатып алучылар ролен утибез, әмма һәрвакытта да сатучылар эшеннән канәгать калмыйбыз, яисэ сатып алынган товар сыйфаты ошамый. Үз хокукларыбызны белмәгәнлектән, кулланучылар бик күп очракта куңелсез очракка эләгәләр. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында “Веста” социаль яклау үзәгендә 16 март конне “Цифрлы базарларны дорес һәм гадел ясыйк” дип аталган семинар утте. Семинарның кунаклары булып “Кулланучылар хокукларын яклау буенча шәһәр җәмгыяте”, Татарстан Республикасының Түбән Кама районында һәм Түбән Кама шәһәрендәге Гигиена һәм эпидемиология үзәге, Дәүләт алкоголь инспекциясе, Түбән Кама шәһәрендәге “Роспотребнадзор” оешмасы, “Фокус”  бәйсез экспертиза үзәге вәкилләре булдылар. Бу очрашуга социаль ярдәм күрсәтелүче гаиләләр дә чакырылган иде.

Чакырылган кунаклар очрашуда катнашучыларга глобаль интернет челтәрендә электрон коммерция буенча оештырылган куллану товарлары сату индустриясенең бик зур темп белән үсүен һәм шул сәбәптән бу өлкәдә кулланучылар хокукларын бозу очракларынын артканнан арта баруынискэ алып үттеләр.

Интернет челтәрендә онлайн-сатып алу вакытында ничек алданулардан сакланырга, зыянны кайтару белән беррәттән сатып алынган товарны ничек алмаштырып алырга яисә кире кибеткә кайтарырга, товарны сатып алганда нинди гарантияләр каралган кебек сорауларга кыскача җавап бирделәр.

Очрашуда алган мәгълүмат, һичшиксез, семинарда катнашучыларга кондәлек тормышта кирәк булыр дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International