Сарман районы: Язгы мәрхәмәтлелек атнасы: “Мин Президентны сайлыйм!”

2018 елның 16 марты, җомга

   Язгы мәрхәмәтелек атнасы кысаларында, Сарман районы “Шәфкатъ” үзәге волонтерлары сарманлыларны сайлауга килергә чакырдылар. 18 мартта үтүче Россия Президенты сайлауларының мөһимлеген истә тотып, иреклеләр халыкны сайлауларга килергә өндәделәр, позитив наклейкалар өләштеләр. Булачак сайлаучылар да читтә калмады: таратма материалларны укучылар да, студентлар да  алды.

#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International