“Язгы изгелек атнасы” Бөтенроссия ирекле акция кысаларында, “Шәфкатъ” үзәгендә эшләп килүче Сарман районы “Волонтер” иреклеләр үзәге активистлары укучылар белән экологик дәрес үткәрделәр. Волонтерлар яшьләргә табигатьне саклауның мөһимлеген аңлаттылар, райондагы паркларда һәм сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар. Дәрес уен элементлары белән үрелеп барды.
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МЭРХЭМЭТЛЕТАТАРСТАН