Язгы изгелекләр атналыгы  - игелекле эшләр эстафетасы. "Веста" узәге

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Гражданлык позициясен формалаштыру, жәмгыятьтә  шәфкатлелекне һәм гражданлык активлыгын арттыру, социаль проблемаларны чишу максатыннан 12 марттан 19 мартка хэтле "Язгы изгелекләр атналыгы  - игелекле эшләр эстафетасы" (#МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН# хештегы астында) дип аталган акция уткәрелә. Һәр елдагыча, бу атналыктан "Веста" узәге дә читтә калмый. Үзәк эшчеләре атна дәвамында  иҗтимагый чаралар, ветераннар белән очрашу, Л.Н.Толстой иҗатына багышланган кургәзмә һәм аның шигырьләрен яттан сөйләү, "Мин Президентны сайлыйм!" акциясе,  "Минем яраткан китабым" фотоконкурсы, шәһәр музеена экскурсия кебек  чаралар планлаштырдылар. "Веста" узәге  Барлык Тубән Камада яшәүчеләрне дә бу акцияда катнашырга чакыра!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International