Балалар һәм яшүсмерләр арасында патриотик тәрбия бирү кысаларында “Асылташ”приютында тәрбияләнүче “Милашки” һәм “Калипсо” төркем балалары “Иллюзиум”кинотеатрына ,“Т-34” киносын карарга бардылар.Бу кино Бөек Ватан Сугышы танкистлары турында иде.Анда искиткеч матур утлар,мәзәк хәлләр,һәм үзенә җәлеп итә торган сюжет,хәтта, Чайковский музыкасына биюче танк та бар иде.Кинодагы төп герой-ул кече лейтенант Ивушкин.
Тәрбияләнүчеләрдә бу кино бик нык тәэсир калдырды.Балалар безнең героик бабаларыбыз өчен горурлык хисләрен кичерделәр һәм аларны мәңге истә тотарга кирәге турында да әйттеләр.
.png)
Соңгы яңарту: 2019 елның 1 октябре, 08:07