Бердәм хокукый ярдәм көне. 07.05.2019нчы ел

2019нчы елның 7нче маенда ТҖ Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм иҗтимагый яклау министрлыгының Әлмәт районындагы иҗтимагый яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде.

Чарада иҗтимагый яклау идарәсе башлыгы Кадрия Әслахетдин кызы Гыйматдинова, хокукый яклаучы Гөлнара Мөнир кызы Гыйрфанова, өлкән мәхкәмә приставы урынбасары Артур Хәмзә улы Харрасов, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының «Кайгырту» идарәсе белгече Хәмидә Камил кызы Салиева катнашты.

Барлыгы балигъ булмаган бала тәрбияләгән, элеккеге ирләре алимент түләми торган 3 хатын-кызга консультация бирелде. Барысына да  килеп туган мәсьәләләре хәл итү юллары тәкъдим ителде.

   

Соңгы яңарту: 2019 елның 26 мае, 23:31

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International