2020нче елның 4нче августында Татарстан Җөмһүрияты Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм иҗтимагый яклау министрлыгының Әлмәт районындагы иҗтимагыйь яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча чираттагы бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде.
Чарада Әлмәт муниципаль районы иҗтимагый яклау идарәсе башлыгы Гыйматдинова Кадрия Әслахетдин кызы, мәхкәмә приставы-башкаручысы Сираева Регина Илмир кызы, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының «Кайгырту» идарәсе белгече Салиева Хәмидә Камил кызы, 1нче хокукый яклау үзәге хокукый яклаучысы Җиһангирова Марина Сергей кызы катнаштылар.
Барлыгы балигъ булмаган балалар тәрбияләүче, элеккеге ирләре алимент түләмәгән 7 хатын-кыз кабул ителде. Барысына да хокукый ярдәм күрсәтелде, килеп туган мәсьәләләрне хәл итү юллары тәкъдим ителде.



