2019нчы елның 3нче декабрендә Татарстан Җөмһүрияты Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм иҗтимагый яклау министрлыгының Әлмәт районындагы иҗтимагый яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде.
Чарада Әлмәт районы «Кайгырту» халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном иҗтимагый хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлеге мөдире Илмира Изил кызы Исмәгыйлова, хокукый яклаучы Җиһангирова Марина Сергей кызы, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының «Кайгырту» идарәсе белгече Хәмидә Камил кызы Салиева катнаштылар.
Барлыгы балигъ булмаган балалар тәрбияләүче, элеккеге ирләре алимент түләмәгән 3 хатын-кызга консультация ярдәме күрсәтелде, килеп туган мәсьәләләрне чишү юллары тәкъдим ителде.
.jpeg)

Соңгы яңарту: 2019 елның 8 декабре, 23:17