2019нчы елның 3нче сентябрендә Татарстан Җөмһүрияты Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм иҗтимагый яклау министрлыгының Әлмәт районындагы иҗтимагый яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде.
Чарада яклаучы Җиһангирова Марина Сергей кызы, Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең эшкә урнаштыру бүлеге әйдәп баручы тикшерүчесе Аймәтова Регина Әнис кызы, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының «Кайгырту» идарәсе белгече Салиева Хәмидә Камил кызы катнаштылар.
Барлыгы балигъ булмаган балалар тәрбияләүче, элеккеге ирләре алиментлар түләмәгән 2 хатын-кызга консультация бирелде. Барысына да консультация ярдәме күрсәтелде, килеп туган хәлдән чыгу юллары тәкъдим ителде.

Соңгы яңарту: 2019 елның 4 сентябре, 23:17