Гаиләдә көч куллану

“Гаиләдә көч куллану”

Бүген хатын-кызлар еш кына, гаиләдә кыерсытылудан ярдәм сорап, полициягә, кризис үзәкләренә, судларга мөрәҗәгать итә.

Нәрсә соң ул гаиләдә көч куллану?

Бу-гаиләдә физик, сүз белән, мораль һәм икътисади яктан мыскыллап, куркытып  бер гаилә әгъзасының башкаларны үзенә буйсынырга мәҗбүр итүе. Даими хурлау, түбәнсетү, эшләү, укуны, дуслары һәм хәтта туганнары белән очрашуны тыю, финансларда катгый чикләү һәм җентекле хисап таләп итү-еш кына мөстәкыйль рәвештә акча эшләүне тыю.

Кызганычка каршы, өйдә көч куллану барлык социаль төркемнәрдә дә бар, аның белән һәркем керем дәрәҗәсенә, белеменә һәм җәмгыятьтәге хәленә карамастан очрашырга мөмкин.

Гаиләдә көчләүгә түзеп яшәргә ярамый, бигрәк тә балалар булган гаиләдә. Кагыйдә буларак, малайлар, әти кешенең әниләрен кимсетелүен күзәтеп, әтиләре кебек үк булалар, ә кызлар соңыннан гаиләдә көчләү корбаннарына әверелә.

Әгәр ир-ат кул күтәрсә, сабыр итмәгез һәм бүтән мондый хәл кабатланмас дип өметләнмәгез. Мондый хәл 95% очракта яңадан кабатланырга мөмкин. Еш кына мондый гаилә тормышы кеше үтерү белән тәмамлана. Балалар психологик травма ала һәм интернат-йортларына эләгә.

  Иң мөһиме, шуны истә тотарга кирәк - үзеңне гаепләргә ярамый:

1.    Сезгә көч куллануда Сез гаепле түгел .

2.    Сез хөрмәткә лаек.

3.    Ничек яхшырак булачагын бары үзегез генә хәл итә аласыз.

4.    Сез ялгыз түгел, үз хәлегезне ышанычлы кешегезгә сөйләгез әле.

     Беркем дә беркайчан да кыйналуга лаек түгел!  Өйдә көч куллану законсыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International