Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне

3 сентябрьдә Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортының социаль эшләр буенча белгече Г.Р. Янгирова социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган “Беслан фаҗигасе” темасына әңгәмә үткәрде.
Гөлия Ринатовна сөйләгәнчә, бу көн Беслан шәһәрендә булган 2004 елгы фаҗигале вакыйгаларга багышланган, ул вакытта террористик акт нәтиҗәсендә 300 дән артык кеше һәлак булган. Шулай ук өлкәннәр шәфкать туташы Кашапова Г.Ф.ның хикәясен дә тыңладылар, траур көннәрендә кешеләр "Город ангелов" мемориаль зиратына чәчәкләр салганын, анда Беслан фаҗигасе корбаннарының күп өлеше җирләнгәнен һәм 1 нче номерлы мәктәп хәрабәләрендә фаҗигале вакыйга булганын белделәр.
Чара азагында өлкәннәр "Хәтер шәмен" кабыздылар, һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

   

   

Соңгы яңарту: 2024 елның 6 сентябре, 09:09

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International