18 ноябрьдә Россиядә рәсми рәвештә Кыш Бабайның туган көне билгеләп үтелә. Кышкы тылсымга ничә яшь булуы билгеле түгел, тик төгәл, бу 2000 елдан артык. Нәкъ менә 18 ноябрьдә анда чын кыш җитү сәбәпле, бу датаны Кыш Бабайның туган көне дип саныйлар.
Шулай итеп, Чүпрәле районының «Теплый дом» приютында Кыш Бабайның туган көнен билгеләп үтү традициясе барлыкка килде. Мәрхәмәтле тылсымчы тормышы турында күбрәк белү өчен, балалар белән «Кыш Бабай ничек барлыкка килде» дигән әкиятен укыдылар һәм Россия Кыш Бабаеның килеп чыгышы, башка илләрдә ничек аталулары турында сөйләделәр. Аннан соң балалар тантана сәбәпчесен каршы алдылар һәм төрле күңелле конкурсларда һәм музыкаль уеннарда катнаштылар, Кыш бабай турында табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр. Чара ахырында, әлбәттә, «Каравай, кемне сайлыйсың» дигән җыр җырладылар һәм үз куллары белән ясалган открыткалар бүләк иттеләр.
.jpg)
Соңгы яңарту: 2019 елның 3 декабре, 10:48