Россия киносы көне

Россия киносы көне кысаларында, Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче өлкәннәр өчен, Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Фильм, фильм, фильм» кинорингы үткәрделәр. Кинорингта катнашучылар сәнгать әсәрләре буенча төшерелгән фильмнарны искә төшерделәр, канатлы фразаларны дәвам итәргә тырыштылар. Россия киносы турында белгәннәрне искә төшергәннән соң, социаль хезмәтләрдән файдаланучылар, «По щучьему велению» дип исемләнгән кинофильм карадылар. Фильмны шактый зур экраннан карау, фильм үзе, уңайлы кинозал интернат-йортта яшәүче кино сөючеләргә бик ошады.

   

Соңгы яңарту: 2024 елның 6 сентябре, 08:35

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International