«Россия көне»

«Россия көне»

11.06.2019 көнне Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен Россия көненә багышланган чара уздырылды. Рәсемле презентация аркылы интернатта яшәүчеләр Россиянең символик геральдикасының, флаг, герб һәм гимнның мәгънәсен искә төшерделәр. Россия турында таныш җырларны искә төшерделәр, яңа матур җырлар тыңладылар. Мәскәү һәм Санкт-Петербугтагы тарихи һәйкәлләрне карап, аларның исемнәрен әйттеләр, Россиянең рәсми булмаган символлары – аю, матрешка, өч ат, гармун, балалайка, самовар, чабата, каен хакында, ә иң мөһиме Россия-анабызның бөек шәхесләре турында фикер алыштылар. Үткәрелгән чара катнашучыларда ватанпәрвәрлек, горурлык, мәхәббәт хисләре уятты, үзләре әйтүенчә, бу хисләр аларны бөтен гомерләре буе озатып килә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International