2019 елның 19 нчы декабрендә Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Патриотик тәрбия” технологиясе кысаларында Могҗизалар тудыручы Изге Николай көненә багышланган чара узды. Изге гамәлләр кешеләр һәм чорлар арасындагы ераклыкны җиңә. Төрле тел мохите, төрле мәдәни фон кешеләргә, гасырлар узгач та, изгелекне танырга һәм аңа баш ияргә комачауламый. Могҗизалар тудыручы Николай да шундый. Ул православие, католик һәм башка чиркәүләрдә бәла-каза, хәерчелек, авырулар вакытында изгелекләр эшләүче буларак хөрмәткә лаек. Психолог Родикова Людмила Владимировна Могҗазалар тудыручы Николайның тормыш юлы турында сөйләде, бәлага юлыккан кешеләргә ярдәм итүнең кызыклы фактларын ачты. Җанның үлемсезлеге, рухи дөнья, Аллаһы Тәгалә хакына кылган изгелекнең какшамаслыгы хакында матур сөйләшү булды. Өлкәннәр үзләренә сүз һәм фикерне эшкә әйләндерүче, һәрвакыт дин нигезләренә таянып эш итүче кешеләрнең үрнәге кирәклеген расладылар. Аннан соң интернат-йортта яшәүче әбиләр һәм бабайлар «Кыш Бабай остаханәсенә» чакырылды, анда Яңа ел бизәкләре: кар бөртекләре, чыршы, «Папье– маше»дан уенчыклар һәм матур гирляндалар ясау буенча бик мавыгып һәм иҗади эшләделәр. Иҗат тагын да күбрәк дәрт һәм Яңа ел алды кәефенә этәргеч бирде.