Өлкәннәр көне

1 нче октябрь көнне бөтен дөньяда Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Арча "Мәрхәмәтлек үзәге" нең балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылары әби-бабаларын котладылар.

Алар туганнарында, якыннарында, күршеләрендә, танышларында булдылар. Бик теләп һәм яратып үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер, тыныч аяз күк йөзе теләделәр, алар һәрвакыт шундый ук игелекле, яшь булып калсыннар иде. Әби-бабайларның күңелләре күтәренке иде, чөнки бүләкләр якты һәм, иң мөһиме, чын йөрәктән иде.

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 29 сентябре, 15:23

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International