Хәтер һәм кайгы көне

1941 елның 22 июне – Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе-Хәтер һәм кайгы көне - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көн фашистлар ихтыярында җәзаланган, тылда ачлыктан, сугышларда һәлак булган барлык кешеләр турында искә төшерә. Без үз гомерләре бәрабәренә Ватаныбызны шул дәһшәтле елларда саклап, изге бурычын үтәгән һәркемгә кайгы-хәсрәтебезне уртаклашабыз. Бүген без, социаль хезмәт алучылар, көндезге тору төркеменэ йөрүче яшьләребез  белән, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең - 75 еллыгына багышланган «Тарих битләре буйлап...» дип исемләнгән интеллектуаль уен уздырдык.

Уенның максаты: яшьләрне әхлакый-патриотик рухта тәрбияләүгә ярдәм итү, үз халкыңа карата мәхәббәт һәм хөрмәт, үз илең, туган ягың, гаиләң тарихына карата кызыксыну тәрбияләү. Уен бик кызыклы узды.

Соңгы яңарту: 2020 елның 22 июне, 17:13

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International