5 нче ноябрь көнне Арча шәһәре “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә Бердәмлек көненә багышланган чара үткәрелде. Чараның максаты балаларның Ватан тарихы буенча булган белемнәрен камилләштерү, илебез батырларын искә алу, алар эшләгән батырлыкларны онытмау.
Тәрбияче Гүзәлия Вәлиева сүзләре буенча, бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны, кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Геройлар үз Ватаны хакына күп кенә батырлыклар эшләгәннәр, халык бу турында онытмый. Каһарманнарның батырлыклары турында язучылар җырлар, шигырьләр иҗат иткәннәр. Беркем дә Туган иленең тарихын онытырга тиеш түгел. Без аны мәңге хэтердә сакларга, бердәм булырга тиеш. Чара ахырында балалар үз куллары белән открыткалар ясадылар.
Оештыручылар сүзләре буенча мондый чаралар балаларда туган илгә мәхәббәт, яшь буында Ватан тарихына, ата-бабаларыбыз каһарманлыгына ихтирам тәрбияли, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне яхшыртырга ярдәм итә.
Соңгы яңарту: 2019 елның 11 ноябре, 15:06