
17нче май көнне Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә әлеге вакыйгага багышланган чара үткәрелде. Чарада яшүсмерләр белән психологик эш өчен капма-каршы җенес, яшьтәшләр, ата-аналар, үз-үзеңне сурәтләү кебек сораулар күтәргән «Свой среди чужих» өстәл уены кулланылды. Уен вакытында катнашучылар бер-берсе белән аралашалар, үз фикерләрен, теләкләрен, хисләрен әйтергә өйрәнәләр, ә бу ышаныч телефоны белгеченә мөрәҗәгать иткән очракта конструктив хезмәттәшлекне оештыруда мөһим сыйфатлар.
Соңгы яңарту: 2025 елның 17 мае, 22:17