Әниләр көне

Ноябрьнең ахыргы якшәмбесендә без иң изге, киң күңелле һәм ихлас бәйрәмне – Әниләр көнен билгеләп үтәбез.

Ана зирәклеге, аның шатлыгы һәм авыртуы, көндәлек хезмәте һәм өмете чын мәгънәсендә зур хөрмәткә һәм ихтирамга лаек.

Әлмәт муниципаль районында «Кагырту» халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә 12 нче китапханә-филиалы «Күңел җылысын бүләк ит» дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Чара барышында балалар шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр һәм әйтемнәр әйттеләр, кроссворд чиштеләр.

Чараның максаты булып балаларда җирдәге иң кадерле кеше – Әнигә хөрмәт һәм кайгыртучанлык, сакчыл мөнәсәбәт, ярдәм итү һәм аларга ярдәм итү теләге тәрбияләү торды.

Балалар Әниләр көненә багышланган шигырьләр сөйләделәр. Чара ахырында балалар әниләренең сурәтләрен ясадылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.

 

   

   

   

Соңгы яңарту: 2019 елның 23 ноябре, 23:15

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International