Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат йортында Кино көне.
27 августта безнең илдә Россия киносы көне билгеләп үтелә. Бу кызыклы жанрның барлык җанатарларының да бәйрәме. Мөслим интернат-йортының ял бүлмәсендә "Без кино яратабыз” дигән чара уздырылды. Чара дустанә атмосферада узды. Барлык катнашучыларга кинодагы фразаларны искә төшерү, танылган артистларның яраткан диалогларын искә төшерү кызыклы булды. Барысы да бик яхшы ял иттеләр, яраткан китапларын һәм аларның экранизацияләрен искә төшерделәр.
.jpg)
.jpg)
Соңгы яңарту: 2023 елның 15 сентябре, 08:30