Туган көн иялəре көне

Туган көн иялəре көне.

01.07.2019 көнне Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында "Туган көн иялəре көне" үткəрелде. Социаль хезмəт алучылардан 16 кешенең туган көне билгелəп үтелде. Барлык туган көн иялəре хуш исле үлəн чəе һəм татлы ризыклардан торган табын артына жыелды. Алар ихлас матур котлау һəм телəклəрне бик сөенеп кабул иттелəр. Иң өлкəн туган көн иясенə - 82, иң яшенə 65 яшь иде. Мондый бəйрəмнəр оешмабызның матур бер традициясенə əйлəнде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International