22нче август көнне «Заря» яшүсмерләр клубы һәм Әлмәт шәһәре «Кайгырту» үзәге хезмәткәрләре белән берлектә «Рәсәй Федерациясенең Дәүләт әләме көне»нә багышланган чара үткәрелде.
Чараның максаты: Рәсәй Федерациясе дәүләт әләменә, аның милли бәйрәмнәренә хөрмәт тәрбияләү, иҗади сәләтләрне, белемнәрне үстерү, балаларны халык уеннары белән таныштыруны дәвам итү, патриотизм хисе тәрбияләү.
Ел саен 22нче августта Рәсәй Федерациясе әләме көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм 1994нче елның 22нче августында – Мәскәүдә Ак йорт өстендә беренче тапкыр Россия өчтөслеге күтәрелеп өч ел ел узгач гамәлгә куелды: 1991нче елның 22 августында РСФСР Югары Шурасының Гадәттән тыш сессиясен җыялар, анда ак, зәңгәр һәм ал тасмалардан торган тукыма илнең яңа әләме булачак дигән карар кабул ителә.


Соңгы яңарту: 2019 елның 4 сентябре, 22:21