
Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре балигъ булмаганнар өчен хәрби дан көненә, атап әйткәндә, М.И. Кутузов җитәкчелегендәге рус армиясенең француз армиясе белән Бородинодагы бәрелешенә багышланган чара үткәрделәр. Тарихтан кызыклы фактлар китерделәр; чара слайдлар күрсәтү белән үрелеп барды. Социаль хезмәтләр алучылар Бородино сугышын тарихта югары командирлар составындагы зур югалтулар аркасында «генераллар сугышы» дип тә атауларын белделәр. Бородинодан соң сугышчан рухы ныгыган рус армиясе тиз арада көчләрен торгыза һәм дошманны Рәсәйдән куарга әзерләнә. Наполеонның «Бөек» «армиясе»нең исә, киресенчә, рухы төштә һәм үзенең элеккеге маневрлыгын һәм җиңү сәләтен югалта. Мәскәү аның өчен чын тозак була, ә аннан чигенү тиздән Березинодагы фаҗигасе белән чын качуга әверелә.
Социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балаларның барысы да алынган мәгълүматка сокландылар һәм әлеге чараны оештырган өчен рәхмәт белдерделәр.
Соңгы яңарту: 2024 елның 12 сентябре, 22:05