Медицина сәгате «Организмны чыныктыру» темасы.

 Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә физиотерапия буенча шәфкать туташы Нәбиева Лилия Харис кызы «Организмны чыныктыру»дигән темага Медицина сәгате уздырган.                                                                                      

Ул сәламәт яшәү рәвеше, чыныгу, чыныгуның кеше организмына йогынтысы турында сөйләде, балаларга чыныгу һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруның мөһимлеге турында аңлатты. Иң мөһиме-чыныгу ләззәт һәм уңай эмоцияләр китерә. Чыныгу яхшы традиция булырга тиеш.                       

Балалар мәгълүматны игътибар белән тыңладылар һәм сорауларга җавап биреп актив катнаштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International