Табигатьне саклагыз, дуслар!

Баланы табигать дөньясына кертү, аны аңларга өйрәтү, аңа сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү – «Тургай» социаль приюты тәрбиячеләренең мөһим бурычларыннан берсе. Әлеге бурычны хәл итү өчен, кече төркемдә «Яшь экологлар» экологик түгәрәге эшли.

Безнең приютта экологик тәрбия буенча чаралар, нәкъ менә шул бурычларны хәл итәргә юнәлдерелгән.15 апрель көнне «Тургай» приютында Экологик белемнәр көне үткәрелде. Әлеге чара кысаларында приютның кече төркемендә «Табигатьне саклагыз, дуслар!" дигән Эко-дәрес узды. Дәрес әңгәмә формасында үтте. Бу форма тәрбияләнүчеләрнең танып-белү эшчәнлеген активлаштырырга мөмкинлек бирде. Танып-белү материалын куллану туган як, табигать турында белемнәрне тирәнәйтеп кенә калмыйча, уңай әхлакый кыйммәтләр дә барлыкка килде. Дәрес вакытында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән берлектә һава, су, урманнарның пычрануы кебек экологик проблемалар турында фикер алыштылар. Балалар табигатьне киләсе буыннарга саклап калу өчен, нинди хәлдән килгәнчә ярдәм күрсәтә алуыбыз турында үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Балалар сорауларга җавап бирделәр, «экологик светофор» уенында уйнадылар, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар: «Утермэ! Чүпләме! Тавышланма!», балалар игътибарына «Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре " дигән презентация тәкъдим ителде

.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International