“Аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне”.

“Аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне”.

 

2 нче апрель – Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне. Аутизм кичерүче бала  тышкы дөнья белән эмоциональ элемтә урнаштыруда кыенлыклар кичерә, чынбарлыктан читләшә һәм үзенең эчке дөньясына чума. Ел саен бөтен дөньяда үткәрелүче бу чараның максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын аутизм белән интегүче кешеләргә, гаиләләренә ярдәм итү кирәклегенә, аларның тормышын сыйфатын күтәрүнең мөһимлегенә юнәлтү.

Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йорты да аутизм белән чирләүче кешеләргә ярдәм итүне куәтләп, “Зажги синим” акциясендә актив катнашты. Социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр, кулларына зәңгәр “уч төбе” һәм шарлар тотып, оешманың керү юлына җыелдылар. Директор М.В.Шеронов үзенчәлекле символлар тоткан (шарфлар, яулыклар, зәңгәр ленталар, лозунглар) катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул әлеге чараның мөһимлеген билгеләп узды, аутизм белән авыручы балаларны һәм өлкәннәрне тулы канлы һәм эчтәлекле тормыш белән тәэмин итү кирәклегенә басым ясады. Команда буенча барлык катнашучылар кулларын югары күтәреп, зәңгәр шарларны күккә очырдылар һәм түбәндәге сүзләрне юлладылар: “Без аутизм проблемасына һәм аның турында мәгълүмат таратуга игътибарны юнәлтү өчен, Болгар шәһәре күгенә зәңгәр төсне җибәрәбез”.

Бу көнне 20.00 сәгатьтә интернат-йорт бинасы янында зәңгәр төстәге ут кабыначак, бу җәмгыять тарафыннан аутизмлы кешеләргә теләктәшлек күрсәтү йөзеннән эшләнәчәк. Шулай итеп без бу проблема турында белүебезне һәм теләктәшлегебезне күрсәтергә телибез. Кушылыгыз!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International