5.11.2019 көнне Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында Татарстан Республи-касы Конституциясенə багышланган чара Татарстан Республикасы гимнын тыңлаудан башланды. Чараның максаты булып Конституциянең, гражданнарның хокуклары һəм ирегенең асылы һəм əһəмияте турында карашлар булдыру, гражданлык шəхесе фор-малаштыру, үз Ватаныңа карата ярату һəм хөрмəт хислəре тəрбиялəү, хокукый культура, ватанпəрвəрлек һəм гражданлык үзаңын үстерү торды. Чараны алып баручы Родикова Л.В. өлкəннəр аудиториясенə Татарстан Конституциясенең 1992 елның 6 ноябрендə кабул ителүе турында сөйлəде. Социаль хезмəт алучыларга конституцион стройның нигезлəре, кешенең һəм Татарстан Республикасы гражданының төп хокуклары һəм иреклəре турында искə төшерде. Өлкəннəр төп закон Конституция турында викторина сорауларына жавап бирделəр: Конституция ничə тапкыр төзəтелгəн; Конституциянең беренче статьясы ничек башлана; "Татарстан Республикасында бердəнбер хакимлек чыганагы кем"; "Татарстанның үз гражданлыгы бармы" һ.б. Кайбер сорауларга тиз генə жавап табып булмаса да, өлкəн яшьтəге гражданнар дөрес жавапны барыбер сайлап алдылар. Чара азагында дəртле милли көйлəргə биюлəр башкарылды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)