Гадәти булмаган бәйрәм - Үз-үзеңне танып белү көне - ел саен 29 мартта билгеләп үтелә. Шәхеснең үз психик һәм физик үзенчәлекләрен өйрәнү, үзеңне аңлау инде сабый чагында ук башлана һәм гомер буе дәвам итә. Үзе турында белү акрынлап тышкы дөньяны һәм үз-үзеңне танып белгән саен формалаша. Бу бәйрәмне уздыру уңаеннан, 2023 елның 29 мартында "Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында" психолог Лилия Шәрәфиева тренинг технологиясен кулланып дәресләр үткәрде. Бүген биредә яшәүчеләр "Ярдәм төркемнәрендә өлкәннәр белән эшләү үзенчәлекләре" исемле төркем тренингында катнашты. Бүгенге тренинг сеансында яшәүчеләр битлекләрдә аларның күңелен борчыган проблемалар турында сөйләделәр. Маска кешеләргә өченче заттан сөйләшергә ярдәм итә, шуңа күрә психолог эшендә маскотерапия куллану бик нәтиҗәле. Бүгенге дәрестә 4 социаль хезмәт алучысы катнашты.


Соңгы яңарту: 2023 елның 29 марты, 16:16