
Әби-бабайлар – һәр кеше тормышында бик мөһим кешеләр. Алар искиткеч хикәяләр сөйли, искиткеч тәмле бәлешләр пешерә, кызгана һәм ярдәм итә, күңелле уеннар һәм маҗаралар уйлап таба, акыллы киңәшләр бирә беләләр. Бары тик алар янында гына зур кешеләр беразга гына балачакка әйләнеп кайта һәм үзләрен яраткан оныклар итеп тоя ала.
28нче октябрьдә Рәсәйдә әбиләр һәм бабайлар көне билгеләп үтелә. Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән бергә бу хәрәкәткә кушылдылар һәм бәи-бабайларын котладылар.
Соңгы яңарту: 2025 елның 30 октябре, 21:53