Әтнә районы "Изгелек" үзәгендә Г.Тукай туган көненә багышланган чара

Яз җитү белән татар дөньясы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итүгә әзерләнә башлый. Бу көнне хәтта табигать тә үзгәрә, җылы кояш нурлары әйләнә-тирә мохитне генә түгел, кеше күңелен дә җылыта. «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль педагог Габдулла Тукайның туган көненә багышланган дистанцион чара үткәрде. Балигъ булмаган балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыручы презентацияне бик теләп карадылар. Аннан соң балалар белән бөек шагыйрь Г.Тукайның тормышы һәм иҗатына кагылышлы викторина үткәрелде. Чара ахырында балалар шагыйрьнең шигырьләрен искә төшерделәр һәм сөйләделәр. Бөек шагыйребез вафатына күп еллар узса да, ул безнең йөрәкләрдә һәрвакыт  яшәячәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International