Яңа ел бәйрәме алдыннан, 2020 елның 24 декабрендә Әтнә дәүләт театры инвалид балаларга һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларга Яңа ел әкияте бүләк итте. Яңа Ел җыры турында бик матур, карлы әкият балаларга гына ошап калмады, ә өлкән кунаклар да балачакларына кайтып килделәр. Урман җәнлекләре Яңа ел җырын таба алдымы соң? Монда инде яшь тамашачылар ярдәменнән башка булмады. Балалар спектакльнең актив катнашучылары булдылар, Кыш бабайны табарга булыштылар һәм Кар Кызы кулыннан татлы бүләкләр алдылар.
«Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге театр җитәкчелегенә шундый яңа ел сюрпризы өчен рәхмәт белдерә һәм артистларга иҗади уңышлар тели.