23.04.2019. "Яз минем күңлемдә"

Уздыру урыны: 2019 елның 23 апреле, Ык елгасы яр буе, "Кояшлы Ык" парк зонасы.

Дәреснең максаты: табигать күренешләре аша инвалидларның  һәм өлкәннәрнең  тормыш һәм социаль активлыгын күтәрү.

Дәреснең максаты: Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты карамагындагы өлкән яшьтәге тәрбияләнүчеләрнең тормыш  сыйфатын, дәрәҗәсен күтәрү.

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында  белгечләре тарафыннан «Парк ретриты» технологиясы  уңышлы кулланыла. Бу төр технология  ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар һәм  инвалидлар белән үткәрелә. Парк зонасында сәяхәт, табигый шартларда тере табигать объектларын күзәтү мөмкинлеген  бирә.

Социаль эшләр  буенча белгеч Янгирова Г. Р. һәм мәдәни-массакүләм чараларны оештыручы Заһидуллина  А.З. “Яз минем күңлемдә” исем астында “Кояшлы Ык” ял паркында  технологик чара  үткәрделәр. 5 кешедән торган төркем  белән бергә парк территориясе буйлап сәяхәт иттеләр, табигатьтәге үзгәрешләрне күзәттеләр, кошларның, елганың су тавышын тыңладылар, атынгычларда ял иттеләр, елга фонында фотога төштеләр. Өлкән яшьтәге гражданнар язгы табигатьнең матурлыгын күреп тәэсирләнделәр, яз темасына  шигырьләр укыдылар, елганың тынычландыручы су тавышы  астында тыныч кына сөйләшеп утырдылар. Язгы табигатьнең матурлыгы белән тулысынча хозурландылар, саф һава сулап, уңай эмоцияләр ала алдылар.

Үткәрелгән дәрес нәтиҗәләре буенча,  өлкәннәребезнең кәеф,  күңел күтәренкелеге, үзара дустанә мөнәсәбәтләренең уңай булуы күзәтелде.

Соңгы яңарту: 2021 елның 20 мае, 15:18

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International